Апаста Гөлүсә Закированың “Энекәш” китабын тәкъдим иттеләр
Апаста, якташыбыз – Кече Болгаер авылы кызы, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары мөхәррире Гөлүсә Закированың “Энекәш” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
(11 апрель, “Апастово-информ”).
Район үзәк китапханәсен тутырып китап укучылар килде. Алар арасында авторның туганнары, дуслары, авылдашлары һәм Апас урта мәктәбе укучылары да бар иде.
Тирән эчтәлекле, җылы, гыйбрәтле, шул ук вакытта күз яшьле дә очрашу булды ул. Беренчедән, әсәрдәге егетләрнең язмышы бүген бөтен кешегә, бик күпләрнең йөрәк ярасына кагыла. Икенчедән, китап, Кече Болгаер егете, авторның махсус хәрби операциядә һәлак булган бертуган энесе Илнур Закировка багышлана. Ачык йөзле, ярдәмчел, батыр якташыбыз Илнур бар кешегә дә якын һәм таныш иде.
Кичәдә үзәк өзгеч, тетрәндергеч, күзләрне яшькә манып, күңелләрне телгәләгән мизгелләр бик күп булды. Автор үзе дә: “Йөрәктән кан савып язылган әсәр” дип атады. Эчтән еласа да, әрнесә, югалту утында көйсә дә, Гөлүсә Закирова сабырлык үрнәге дә күрсәтә белде. Шома, үткен каләмле иҗат әһеле булудан тыш, ул көчле рухлы апа булуын да исбатлады.
“Бүген шундый күңелгә тия торган, дулкынландыргыч чарада катнашабыз. Китапны кулга алуга күз алдыбызга Илнур килеп баса. Аның батырлыгы мәңгелек, бүген әйтелгән барлык сүзләр аңа дога булып барып ирешсен. Якыннарына сабырлык телибез”, - диде районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев. Һәм Гөлүсә Закировага район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырып, иҗади уңышлар теләде.
Әлеге кичәдә Апас шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина да катнашты. Ул да әсәрнең әһәмиятен билгеләп узды һәм Закировлар гаиләсенә, Илнурның әти-әнисе Рәүф абый белән Зәйтүнә апага сабырлыклар теләде.
“Апас – бәхетле дип әйтәм мин. Үзебезнең җирле язучыларыбыз, якты, сәләтле кешеләребез районга еш кайта. Бүген Гөлүсәбез үзенең туган җирендә. Гөлүсә Закирова – үзенең мәгълүматын халыкка җиткерә белә. Аның үзенең фикере бар. Ул аны әйтә, җиткерә белә, тормышка ашыра, хәл итә. “Энекәш” тә аның йөрәгеннән сауган, күз яшенә манылган әсәр”, - диде Луиза Сафина.
Кичә җырлар, чыгышлар белән үрелеп барды. Китапның эчтәлеге, махсус хәрби операциядәге егетләр язмышы, Илнурның кичергәннәре барысы да күз алдыннан узды.
Автор китапны басарга бирү тарихына да тукталды:
“«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков чакырып алдылар да: «Гөлүсә, син язарга тиеш», - диделәр. Мин ул вакытта инде шактый әйберләр язарга өлгергән идем. Икенче көнне китапның кулъязмасын бирдем. Кич белән энемнең үлеме турында хәбәр килде. Бу китап – үз язмышы белән чыккан китап. 1 ай эчендә басылып та чыкты”, - диде ул.
Гөлүсә Закирова туган ягында узган очрашу хакындагы хис-кичерешләре белән дә уртаклашты.
“Апас үзәк китапханәсенә әлеге очрашуга чакыргач, мин чын күңелдән куандым. Якташларым чакыруы, аларның минем иҗатым белән таныш булуы – бик мөһим әйбер иде. Алар минем белән генә түгел – энекәшем белән дә таныш кешеләр. Очрашуда өй мөхите, гаилә җылысы сиздем. Рәхәтләнеп аралаштык. Бик зур рәхмәт якташларга”, - диде ул.
Тулырак язма – “Йолдыз” битләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев