16 августта 18.00 сәгатьтә Апас үзәк парк мәйданында Коштавылы һәм Дәвеш авылы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Йолдыз”лы “Зәлидә” узачак. Бәйрәм варенье һәм бәлеш көне төсен алачак һәм җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барачак. Бәйрәмнең махсус кунаклары – Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре дә матур чыгышларын бүләк итәчәк.
Үзегез белән бергә быелгы уңыштан әзерләнгән, берсеннән-берсе тәмле вареньеларыгызны, үзенчәлекле рецептлар белән пешергән камыр ризыкларыгызны да алып килегез. (Әлеге “тәмлүшкәләр”егезнең рецептларын редакциябезгә дә юлласагыз, без аларны ел дәвамында “Йолыз” битләрендә яктыртып барачакбыз).
Сатуда – бик кызыклы китаплар тәкъдим ителәчәк. Үзегез белән акча алып килергә онытмагыз.
Нет комментариев