Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаста “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестиваленең сайлап алу турлары уза

Балалар “Вокал-соло“, “Конферанс“, “Хореография“, “Вокал-ансамбльләр“ номинацияләрендә чыгыш ясый.

(12 февраль, “Апастово-информ”).


Фестивальнең сайлап алу турлары Борнаш мәдәният йортында башланып китте. Чираттагысы Апас сәхнәсендә узды. Биредә Апасның “Салават күпере”, “Кояшкай” балалар бакчалары нәниләре, Апас, Чүрибураш, Сатмыш, Иске Йомралы мәктәбе укучылары, Сара Садыйкова исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары, “Сәләт” балалар иҗаты йорты яшьләре һәм Апасның “Яктылык” бию төркеме биючеләре чыгыш ясады. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләде.
“Районда “Йолдызлык”фестивале елдан-ел киң колач ала. Балалар арасында яңа талантлар ачыла, йолдызлар кабына. Фестивальдә катнашу һәркем өчен зур горурлык. Уңышлар телим”, - диде ул.
“Йолдызлык”(“Созвездие”) фестиваленең сайлап алу турлары дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев