Апаста каз өмәләре гөрли
Шундый матур милли бәйрәмнәрнең берсе - Чирмешән авылында узды.
(3 декабрь, “Апастово-информ”).
Чирмешән авылының Ворошилов урамында яшәүче Әхмәдуллиннар хуҗалыгында Каз өмәсе гөрләде.
Әлеге милли бәйрәмне Чирмешән, Олы Бакырчы, Дәвеш, Коштавылы авыл җирлекләренең мәдәният хезмәткәрләре үткәрде.
Алар бик матур кое янында каз юу күренешен тәкъдим итте, җырлы-биюле уеннар оештырды. Табада каз коймагы, казанда каз боткасы пеште, хуш исен таратып чәй кайнады.
Каз белән бәйле ризыклардан күргәзмә - бәйрәмне тагын да үзенчәлеклерәк итте. Каз баш-тәпиләреннән пешерелгән бәлеш, өчпочмак, мантый, бавыр торты, шулай ук юка, кабартма, татлы чәк-чәк кебек сый-нигъмәтләр янында ятлырак ризык - бүтәкә төенчекләре дә бар иде.
Уен-көлке, җыр-биюләр белән үрелеп барган каз өмәсендә авылның иң уңган гаиләләре дә билгеләп үтелде. Шәйхуллиннар гаиләсе турында аеруча зурлап сөйләнде.
Бу хакта Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдрахманова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев