“Татарстанда – кыш” проекты кысаларында Апаста районкүләм каз өмәсе узды.
(8 декабрь, “Апастово-информ”).
Каз өмәсе – милли бәйрәмебез иң элек җирлекләрдә оештырылды. Һәр зонада үзенчәлекле чаралар үтте.
Районкүләм өмә быел Табар елгасы буенча төзелгән ял мәйданчыгында булды.
“Каз өмәсе” күренешләре күрсәтелде, милли уеннар уйналды. Янәшәдә генә кайнар коймак пеште, самовар кайнады.
Шул ук мәйданчыкта ярминкә дә оештырылды.
Нет комментариев