Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Апаста Пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган Барда җырлары фестивале узды

Табар елгасы яр буе мәйданында гитара кыллары төнгә кадәр чыңлады.

(30 июль, “Апастово-информ”).


Районда әлеге фестиваль икенче мәртәбә үткәрелә. Быел да гитарага һәм Барда җырларына гашыйк булучылар Табар елгасы яр буена фестивальгә җыелдылар. Бәйрәм иң элек гитара, барабан, укулеле, җырлар иҗат итү, галстук бәйләү, пионер уеннары буенча мастер-класслар белән башланып китте. Теләгән кешегә гитара кылларын чиертеп, үз-үзләрен сынап карарга мөмкинлек булды. Уен коралларын тәүге мәртәбә кулларына алучылар да очрады. Шунда ук килгән кунаклар өчен самавырда чәй кайнап торды, тәмле пылау пеште.
Фестивальдә Казан, Буа, Тәтеш, Апас командалары катнашты. Алар арасында балалар да, яшьләр дә, урта буын, хәтта өлкәннәр дә булуы сокландырды. Фестиваль-бәйге рапорт бирү, Апас-Фест флагын беркетү белән башланып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.
“Пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган фестивальне ачык дип белдерәм. Бүгенге фестиваль татулык, дуслык, аралашу бәйрәменә әверелсен иде. Осталыкларыгызны күрсәтү, талантларыгызны үстерү өчен дә зур мөмкинлек бу. Матур бәйрәм телим”, - диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессына чакырылган Израиль кунагы, музыка укытучысы Гүзәл Ибрагимованың катнашуы да бәйрәмгә ямь өстәде. Ул чит илдә милләттәшләре белән “Мирас” җәмгыяте булдырган. Үз чыгышында ул чит илдә милли бәйрәмнәр үткәрүләре хакында горурланып сөйләде.
“Без Татарстан республикасы халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүреше турында мәгълүматлар бирәбез. Израиль халкына күренекле татар язучыларының тормыш юллары белән таныштырабыз. Чит илдә яшәсәк тә, халкыбыз белән горурланып, аның данын зурлап яшибез, - диде ул үзе.
Фестивальнең икенче өлеше концерт-бәйге белән дәвам итте. Сәхнәгә гашыйк яшьләр, өлкәннәр бик матур җырлар җырлап, гитара кылларын чиертеп, килгән тамашачыларны әсир иттеләр.
Соңыннан барлык катнашучылар да Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Учак янында гитара җырлары төнгә чаклы сузылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев