Апаста Сабан туена сөлге җыйдылар
Мәдәният

Апаста Сабан туена сөлге җыйдылар

Районда Сабан туе 6 июньдә узачак.



Быел Апаста Сабан туена «Сөлге җыю» йоласы үзенчәлекле итеп оештырылып, бәйрәмчә киенгән мәдәният хезмәткәрләре оешмаларга кереп, бәйрәм рухы өләштеләр, күчтәнәчкә — чигелешле сөлгеләр, яулыклар җыйдылар. Аларны район хакимиятендә, “Апастово-информ”да, район мәгариф бүлегендә, исәп-хисап оешмасында җылы каршы алдылар. “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре исә аеруча сөенделәр.


Нет комментариев