Апаста “Серле каләм” әдәби берләшмәсенең иҗади очрашуы узды
Апас үзәк китапханәсе каршында “Серле каләм” әдәби берләшмәсе эшли.
(17 декабрь, “Апастово-информ”).
Берләшмәнең максаты - җирле шагыйрьләрне, язучыларны барлау, иҗатлары белән якыннан танышу. Китапханә исә очрашу урыны булып тора.
Бу юлы иҗат берләшмәсенең очрашуы гадәти генә узмады. Кичәдә республика журналы журналистлары да катнашты.
Журналның соңгы санында җирле шагыйрьләрнең иҗаты урын алды һәм дөнья күрде. Әлеге каләм ияләре китапханәдә танылган язучы һәм шагыйрьләр белән очрашты.
Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, Алмаз Хәмзин белән очрашуга китапханәчеләр, матбугат, мәдәният ветераннары, “Серле каләм” әдәби берләшмәсе әгъзалары чакырулы иде.
Иҗади, җылы, җырлы-моңлы кичә булды ул. Шигырь телен аңлаучылар рәхәтләнеп шигырь тыңлады, иҗат белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев