Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Апаста “Зәлидә” уеннары дәвам итә

Бу юлы халыкны Зур Күккүз авыл җирлеге үзешчәннәре ял иттерде.

(21 август, “Апастово-информ”).



Чираттагы “Зәлидә” Апас мәдәният йорты каршында узды. Аны Зур Күккүз, Кече Күккүз һәм Түбән Барыш авыллары мәдәният хезмәткәрләре оештырды.
“Зәлидә”дә матур җырлар җырланды, шигырьләр яңгырады. Халык та бик актив булды – биеде, җырлады, уеннарда катнашты. Кичке матур ял һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.
“Зәлидә” уеннары “Татарстанда җәй” проекты кысаларында үткәрелә һәм ул бердәмлек, татулык, халык мәдәниятенә мәхәббәт символлары булып тора.
Бу хакта район мәдәният йорты хезмәткәре Рамилә Вавилова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев