Апаста “Зәлидә”ле кичләр дәвам итә
Мәдәният

Апаста “Зәлидә”ле кичләр дәвам итә

“Зәлидә” кичәләренең чираттагысын Чирмешән авыл җирлеге үзешчәннәре үткәрде.

(31 июль, Апастово-информ”).



“Зәлидә” уеннары район мәдәният йорты каршында узды. Матур җырлар, дәртле биюләр башкарылды, халык кызыклы уеннарда катнашты.
“Бик күңелле кичә булды. Чирмешән җирлегеннән кадәр килеп күңелебезне күтәрделәр. Биедек тә, җырладык та. Уеннарда катнашып, дәртләнеп, шат кәеф белән таралышабыз. Мондый матур кичәләр дәвамлы булсын һәм алар матур хатирәләр булып күңелдә калсын”, - дип рәхмәтен белдерде Апаста яшәүче Гөлсибә Бактикова.


Нет комментариев