Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

«Аулак өй – көрәш» бәйгесе – Түбән Барышта

Түбән Барыш авылы клубында Халыкара әниләр көне уңаеннан «Аулак өй – көрәш» бәйгесе узды.

(1 декабрь, “Апастово-информ”).



Проект авторы Сәрия Закирова авылдашлары чакыруы буенча кайтты. “Әнкәем – алтыным” һәм “Яшь йөрәкләр” төркемнәре ныклап әзерләнеп каршы алдылар аны.
Проект 2021 елда Туган телләр елы һәм көне уңаеннан башланган иде. Районда да “Аулак өй” бәйгесе берничә тапкыр булды. Бу юлы “Әнкәем – алтыным” төркеме авылда яшәүче әдәбиятка, мәдәниятка гашыйк апаларны, “Яшь йөрәкләр” - шул зонада эшләүче мәдәният хезмәткәрләрен берләштергән иде.

Әлеге проект яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, татар халык җырлары, уеннары белән таныштыру, әдәби әсәрләр укуга кызыксыну уяту максатыннан гамәлгә ашырыла. Бу чараның нигезендә әниләр темасы, аларга карата булган хөрмәт һәм мәрхәмәт булды. Залда утыручыларның да күбесе ак яулыклы әниләр иде.
Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев бәйгене оештыручы Сәрия Закировага һәм бердәм булып кушылган авыл халкына рәхмәтен җиткерде, барлык әниләрне бәйрәм белән котлады.
-Балалар игелеге күреп, рәхәттә, хөрмәттә яшәгез, хөрмәтле әниләр. Бүген җирлекнең кыю егетләре махсус хәрби операциядә катнаша. Егетләрнең исән-имин, җиңү белән кайтуларын телим, - диде ул.

Төркемнәр исемнәрен яклады, үзләре белән таныштырды, җыр сүзләре төзеп, аларны җырлап та күрсәтте, йолаларны яңартты, әсәрләрне тануда сыналды. Иң соңыннан “Йөзек салыш” уенында төрле биремнәрне үтәделәр.
Нәтиҗә дә нәкъ бәйрәм көнгә туры килә иде: дуслык җиңде! Һәр команда иң көчле булуын исбатлады!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев