Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Балкыш” фестивале Каратун җирлегендә дәвам итте

Районда өлкән яшьтәге үзешчән башкаручыларның республикакүләм фестиваленең сайлап алу турлары бара.

(14 февраль, “Апастово-информ”).
Районыбызда сәхнәне үз иткән һәвәскәр өлкәннәребез күп. Алар “Балкыш” фестивален көтеп алалар, ел саен бик теләп катнашалар, ныклап әзерләнәләр.
“Быел фестиваль аеруча да матур башланып китте. Сәхнә киемнәре дә, чыгышлар да искиткеч сокландыргыч булды. Шунысы үзенчәлекле - өлкәннәребез арасында фестивальдә беренче тапкыр катнашучылар да булды. Әле яңа гына лаеклы ялга чыгучы пенсионерларыбызның актив тормышка тартылулары сөендерде. Бүген фестивальдә Биеш, Дәвеш, Югары Ындырчы, Сатламыш, Кабыккүпер, Акхуҗа, Шәмбалыкчы, Болынбалыкчы, Каратун, Морзалар, Дәүләки җирлекләреннән килгән үзешчәннәр катнашты. Ансамбльләр чыгышлары аеруча күп булды”, - дип хәбәр итте район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.
Шулай ук фестивальдә халык иҗаты бәйгесе кысаларында күргәзмәләр дә оештырылган. Анда өлкәннәр күңел җылысын кушып эшләгән кул эшләрен тәкъдим иткәннәр.
Фестивальнең сайлап туры Апаста дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев