Биеш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Рябинушка” ансамблен белмәгән, аларның чыгышын тыңлап сокланмаган кеше юктыр.
(24 август, «Апастово-информ»)
Районда уза торган һәр чарада алар актив катнашалар, тамашачыга рус халык җырларын бик теләп тәкъдим итәләр. Аларны республикада да яхшы беләләр. Район, Республикакүләм, Халыкара бәйгеләрдә призлы урыннар алып, макталып торалар. “Рябинушка” ансамбленең 30 еллык тарихы бар.
“Коллективыбызны төрле яшьтәге үзешчәннәр тәшкил итә. Аларны русс мәдәниятенә һәм традицияләренә мәхәббәт берләштерә. Киләчәктә дә коллективыма туган ягыбызның, халкыбызның мәдәниятен саклауда зур уңышлар телим”, - ди “Рябинушка” ансамбле җитәкчесе Сергей Грязнов.
Нет комментариев