Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Борнаш мәктәбе музее бүлмәле һәм китаплы булды

Борнаш мәктәбендә музей бүлмәсе ачылды. Шулай ук Борнаш мәктәбе тарихына багышланган китап та тәкъдим ителде.

(16 май, “Апастово-информ”).

Борнаш мәктәбендә узган кызыклы очрашуны оештыруда Биектауда яшәүче якташыбыз, Олы Болгаер егете Әнсар Галиев зур өлеш кертте. Мәктәпнең 1969нчы һәм 1970нче елгы чыгарылыш класслары кичәдә катнашып, матур һәм тарихи мизгелләрнең шаһиты булдылар.

“Музей бүлмәсе үзебезгә белем биргән укытучыларга хөрмәт йөзеннән эшләнде. Һәр укытучының фотосурәтен булдырырга тырыштык. Мәктәп директорларын барладык. Экспонатлар мәктәп елларын хәтерләтә. Музей бүлмәсен булдыру тәкъдимен мәктәп директоры Динә Вилдановага җиткердем. Ул бик теләп хуплап алды”, - ди Әнсар абый Галиев.

Бәйрәмгә район җитәкчелеге, җирлек башлыклары һәм төрле елларда мәктәп белән җитәкчелек иткән директорлар, лаеклы ялдагы укытучылар чакырылган иде. “Апас” якташлык җәмгыяте дә кичәгә бүләкләр белән кайтып, оештыручыларны һәм балаларны сөендерде.
Кичә күп кенә истәлекләрне яңартты һәм җылы чыгышлар матур җырлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев