Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Чәй суы башы” күл буе гармун моңнарына күмелде

“Гармун моңы - йөрәк җыры” фестиваленең икенче зона туры Шәмәк авылында узды.

(22 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Ел саен Зөя аръягында урнашкан авылларда яшәүче гармунчылар Шәмәк авылында очрашып, осталыкта көч сынаша. Бу юлы да фестивальнең икенче зона туры биредә, табигать кочагында узды. Тирә-юньгә гармун көйләре, җыр-моңнар таралды. Фестивальдә шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин кунакларны, үзешчәннәрне фестиваль-бәйрәм белән котлады.
“Хөрмәтле райондашлар! Районыбызда әлеге фестивальнең җиденче мәртәбә үткәрелүе бик матур күренеш. Элек-электән гармун уйный белүче егетләр-кызлар авылның горурлыгы булып саналган. Бүгенге бәйрәм татар моңын, миллилекне саклап калуның бер чагылышы. Гармунчыларны, баянчыларны күрсәк күңелләребез күтәрелә, яшьлек еллары искә төшә. Фестиваль дәвамлы булсын иде”, - диде ул.
Райондашларны бәйрәм белән котларга, шушы авылда туып-үскән, “Апас” якташлык җәмгыяте җитәкчесе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев та кайткан иде. Ул да үзенең яшьлеген искә алып, хатирәләр уртаклашты.
“Гармунчылар бәйрәмен бик көтеп алам, ашкынып туган авылыма кайтам. Үзем дә кечкенәдән гармунчыларга кызыгып үстем. Көчле ташу вакытында көймә белән Апаска барып, ике туган абыем белән бер кечкенә хромка гармун алып кайтуымны хәтерлим. Ул бик көчле гармунчы, баянчы иде. Шул хромка гармунда җиде-сигез көй өйрәндем. Кая нинди чара булса, шунда гармун уйнарга чакырылар иде. Бик горурланып бара идем. Бүген дә мин гармунчыларга ак көнләшү белән карыйм. Сез - чын талант ияләре, кешеләргә шатлык китерүчеләр, эмоция бүләк итүчеләр. Киләчәктә дә сәләтегезгә куанып, күтәренке кәеф белән яшәгез! Күгебез аяз, күңелебез тыныч булсын!”, - дип теләде райондашыбыз һәм мәдәният өлкәсендә озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәте өчен район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиевка Рәхмәт хатын тапшырды.
Фестиваль кич буе дәвам итте. Шунысы сөендерә, гармунчылар арасында яшьләр дә бар иде. Иң яшь гармунчы – Коштавылыннан 1нче сыйныф укучысы Ризван Төхвәтуллин, иң өлкәннәре Урта Балтайдан Хәсән абый Хантимиров һәм Морзалардан Мәрьям апа Гатина булды. Халык бәйрәмне тамаша кылып, рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, сый-нигъмәтләрдән авыз итте.
Фестиваль-бәйгенең Гала-концерты 29 август көнне район үзәгендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев