Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Чирмешән мәдәният йорты сәхнәсе буш тормый

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында һәм яңа иҗат сезоны ачылу уңаеннан “Көзләрнең дә үз яме бар” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

(9 октябрь, «Апастово-информ»)


 

Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Район үзәгендә, авылларда өлкән буын өчен төрле матур чаралар оештырыла.
“Капиталь төзекләндерүдән соң, яңа ачылган Чирмешән мәдәният йортыбызның сәхнәсе дә буш тормый. Бәйрәм уңаеннан биредә бик матур концерт оештырылды. Чара мәдәният йортында эшләп килүче “Сандугач” фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Җыр-моңнар белән үрелеп барган бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Дамирәнең гармун моңнарын, Гөлнара белән Әлфиянең дәртле биюләрен, Ләйсәннең матур җырларын тамашачы көчле алкышларга күмде. Һәр чыгыш мәгънәле лирик шигырьләр белән чиратлашты. “Сандугач”ларым белән Болынбалыкчылылар бергә кушылып, бик матур бәйрәм киче бүләк иттеләр Чирмешән халкына. Бердәмлек, татулык киләчәктә дә дәвам итсен”, - дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Нурия Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев