Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

“Энекәш” китабы авторы Гөлүсә Закирова Борнаш мәктәбендә очрашуда катнашты

Борнаш урта мәктәбе укучылары Кече Болгаер кызы, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары мөхәррире, язучы, шагыйрә Гөлүсә Закирова белән очрашты.

(8 декабрь, “Апастово-информ”).



Гөлүсә Закированың “Энекәш” китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Борнаш урта мәктәбе коллективы авторны ныклы әзерлек белән каршы алды. Кичәдә махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең якыннары да катнашты.
Укучылар “Энекәш” китабыннан өзекләр сәхнәләштерделәр. Әле яшь кенә булсалар да, тормыш чынбарлыгын күңелләре аша уздырып, аларны кичәдә катнашучыларга җиткерә белделәр.
Гөлүсә Закирова “Энекәш” китабын язу тарихы турында сөйләде. Китапта урын алган мизгелләр белән уртаклашты.
Китап, Кече Болгаер егете, авторның махсус хәрби операциядә һәлак булган бертуган энесе Илнур Закировка багышлана. Ачык йөзле, ярдәмчел, батыр якташыбыз Илнур Борнаш мәктәбендә белем алучы укучыларга һәм белем бирүче укытучыларга да таныш һәм бик якын иде.

“Йөрәктән кан савып язылган әсәр. Ул вакыттагы кичерешләрем. Авылда иген игәсе, бала үстерәсе, авылны яшәтәсе егетләр язмышы. Әсәр нинди генә авырлыклар килсә дә, кеше булып калу идеясен алга сөрә”, - диде Гөлүсә Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев