Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Гаиләбез истәлеклеләре – иң кадерле ядкәр”

Зур Күккүз авыл җирлегеннән бертуган игезәк Гүзәл Дәүләтшина һәм Зөһрә Юнысова гаилә истәлекләрен бик кадерләп саклыйлар.

(1 март. “Апастово-информ”).


Гүзәл Дәүләтшина һәм Зөһрә Юнысова бүгенге көндә лаеклы ялда. Икесе дә бик талантлы, уңган ханымнар алар. Аш-суга да бик оста. Кул эшләрен дә яратып башкаралар: бәйлиләр, чигәләр, тегәләр. Җыр-моңга да гашыйк алар. Буш вакытларында курайда уйнап, моңлы җырларын сузалар. Бәйгегә алар үзләренең кәсепләрен күрсәтү белән беррәттән, әти-әниләре Оркыя һәм Мөбәракша Мөхәммәтшиннар нәселен тәкъдим иттеләр.
“Гаиләбезнең якты истәлекләрен – көнкүреш әйберләрен, фотосурәтләрне бик кадерләп саклыйбыз. Безнең әти белән әни бергә үскәннәр, бергә укыганнар, 1942нче елда бергә сугыш кырына да чыгып киткәннәр. Бер-бер артлы исән-имин туган якларына да әйләнеп кайтканнар. Тормыш корып, матур гомер кичергәннәр. Без 6 бала үстек. Олы абыебыз Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстанда илче вазифасын башкарды. Ул безнең өчен олы горурлык. Һәрвакытта да тату, бер-беребезгә терәк без. Зур Күккүз авылына кайтып, туган нигезебездә очрашабыз. Үләмә елгасы буена төшеп, кич утырабыз”, - дип уртаклашты Гүзәл Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев