Ильвина, иренең аена күпме акча бирүен әйтеп, шаккатырган
«ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруына килгәч, Ильвина алып баручы Әбри Хәбриевны шок халәтендә калдырган.
Чөнки: «Ә сиңа күпме акча бирәләр соң? Чыгымнарыңа, үзеңә тотар өчен?» – дигән соравына Әбри Хәбриев көтелмәгән җавап алган.
– «500дән алып...» – дигән аңа Ильвина.
– «Айга?»
– «Әйе, 500 меңнән алып», – дип кабатлаган ул.
– «Ник хатын-кыз булып тумадым мин? Тапшыруны төгәллик тә кайтыйк, – дип, гаҗәпләнүен яшереп тормаган Әбри Хәбриев.
Ильвина әлеге тапшыруны төшерү процессында ук хейтерлары артачагын да, тискәре комментарийлар күп киләчәген дә фаразлаган иде. Ул бу хакта үзенең сторисларында сөйләде. Инде хәзер үк телеканалның социаль челтәрләренә куелган видео янында: «Нәрсәгә дип эшләп йөрим икән мин?», «Мужигы бик бай», – дигән комментарийлар бар.
Ә сезгә аена күпме акча бирәләр?
Чыганак:https://intertat.tatar/news/yrcy-ilvina-irenen-uzena-aena-kupme-akca-biruen-aitkan-5869950
Фото социаль челтәрләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев