Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Йолдызлык” фестивале районда яшь талантлар үстерә

Апаста фестивальнең сайлап алу турлары бара.

(23 март, “Апастово-информ”).



“Йолдызлык” фестиваленең чираттагысы район мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Биредә Апасның “Кояшкай” һәм “Салават күпере” балалар бакчалары нәниләре һәм Апас, Чүрибураш, Иске Йомралы, Табар Черкене, Кильдураз мәктәбе, Сара Садыйкова исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укучылары, аграр көллият студентлары сәләтләрен күрсәтте.
Балалар “Вокал-соло”, “Хореография”, “Вокал-ансамбльләр”, “Конферанс” номинацияләре буенча чыгышлар ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова барлык катнашучыларга уңышлар теләде.
“Созвездие-Йолдызлык” фестивале ел саен районда яшь талантлар ача.Үсеп килүче балаларыбыз, яшьләребез арасында җыр-моңга гашыйк, нәфис сүзгә һәм биюгә һәвәс егет-кызларыбыз булуы сөендерә. Уңышлар телим”, - дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев