Иске Йомралы авылында “Көзге моңнар” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды
Иҗат сезонын ачу һәм Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Иске Йомралы мәдәният йортында тамашачыга бик матур концерт тәкъдим ителде.
(30 сентябрь, “Апастово-информ”).
“Бик матур кичә үткәрдек. Бәйрәмебезгә Олы Бакырчы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сердәш” фольклор ансамбле килүе тагын да ямь өстәде. Концертка килгән һәркем гармунга кушылып җырлап, биеп күңел ачты”, - дип хәбәр итә Иске Йомралы мәдәният йорты җитәкчесе Резеда Гайнетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев