Иске Йомралыда көзге моңнар яңгырады
Мәдәният

Иске Йомралыда көзге моңнар яңгырады

Иске Йомралы авылы мәдәният йортында «Көзмени соң күңелләрдә» проекты кысаларында, Йомралы, Ишеево, Чүрибураш җирлеге үзешчәннәре катнашында «Сезнең гомер - безнең горурлык!» дип исемләнгән иҗат концерты булып узды.

(28 сентябрь, "Апастово-информ").



" Матур җырлар, дәртле биюләр, өлкәннәребезгә багышланган матур шигырьләр тамашачыларга бик ошады. Көзнең матур көнендә авылыбызда шундый күңелле кичә узды", - дип хәбәр итте Иске Йомралы мәдәният йорты мөдире Резедә Гайнетдинова.


Нет комментариев