Каратун җирлеге волонтерлары изге җирдә сәяхәттә булды
Морзалар авылының изге күңелле, уңган куллы апалары – волонтерлар Биләргә сәяхәткә барды.
(27 август, “Апастово-информ”).
Әлеге апалар махсус хәрби операциядәге егетләргә бик теләп ярдәм итә. Алар булышлыгы белән хәрбиләр өчен токмачлар, чәйләр ясала. Буш вакытларны изге эшләргә багышлый алар.
“Волонтер апаларыбыз белән Биләргә искиткеч сәяхәт кылдык! Бик матур, истә калырлык көн булды. Апаларыбыз махсус урында өйлә намазын укыдылар, Изгеләр чишмәсенең суыннан авыз иттек, Хуҗалар тавына менеп төштек, матур табигать кочагында сыйланып ял иттек. Әлеге сәяхәтне оештырырга мөмкинлек тудырган район җитәкчелегенә, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимировка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиевка, Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлевка, безне бик җайлы алып барып кайткан автобус шоферы Айратка олы һәм ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез, хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз!” – дип хәбәр итте Морзалар авылы китапханәчесе Гөлназ Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев