Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Кече Болгаер авылы яшьләре балаларга Сабан туе оештырды

Кече Болгаер авылында туып-үскән, хәзерге вакытта читтә яшәүче Зөлфәт Шакиров, Регина Лукина һәм Айнур Хәертдинов иганәчелегендә балалар өчен Сабан туе узды.

(26 июль, “Апастово-информ”).
 



Мәдәният йорты каршы гөр килеп торган бүген. Биредә балалар өчен бик матур бәйрәм оештырылган.
“Балалар бүген рәхәтләнеп күңел ачты. Төрле уеннарда катнашып, күчтәнәчләр алды. Батутлар да эшләп торды, татлы мамыктан авыз итү мөмкинлеге дә булды. Бәйрәмне бик матур итеп Альберт һәм Гөлия Сәлахетдиновлар алып барды. Аниматорлар да чакырылган иде. Балалар өчен чәй табыны да оештырылды. Сабан туе бәйрәме балаларга онытылмас мизгелләр бүләк итте”, - дип хәбәр итте Олы Болгаер авылы җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев