Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Коштавылы китаплы булды

Апас районының тагын бер авылы китаплы булды. "Дөньядагы бердәнбер Сатмыш", "Искитмәле Олы Болгаер", "Борнаш иле", "Асыл төбәк - авылым Шәмәк" китаплары янына Коштавылына багышланган "Күл буенда, кошлар тавында" исемлесе дә өстәлде. Әлеге Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Наил Галиуллин иганәчелегендә чыккан басма - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,...

Апас районының тагын бер авылы китаплы булды. "Дөньядагы бердәнбер Сатмыш", "Искитмәле Олы Болгаер", "Борнаш иле", "Асыл төбәк - авылым Шәмәк" китаплары янына Коштавылына багышланган "Күл буенда, кошлар тавында" исемлесе дә өстәлде. Әлеге Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре Наил Галиуллин иганәчелегендә чыккан басма - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сатмыш авылы егете Хәмзә Бәдретдиновның унынчы китабы.

- Туган якны, авылны шәхесләре дөньяга таныта. Шәхесләре бар авыл бик бәхетле. Коштавылы да шундый бәхетле авылларның берсе. Наил Галиуллинның бу беренче генә изге гамәле түгел. Чишмәләрне, зират тирәләрен төзекләндерүдә, кое чистартуда да, мәчет төзү эшендә дә ул үзеннән зур өлеш кертте. Гомумән, яхшылык эшләү - аның җанында, - диде район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова.

Китапны тәкъдим итү кичәсе дә җылы, тәэсирле һәм эчтәлекле үтте. Мәдәният йортына Коштавылы халкы да теләп җыелды, кунаклар да күп кайтты. Араларында иҗат кешеләре дә, төзүчеләр дә, төрле тармак җитәкчеләре дә бар иде. Тик, барысының да фикере уртак: Наил киләчәк буыннарга һәйкәл салдырды. Авылның китаплы булуы - гасырлар тарихының бер битендә мәңгелеккә урын алу да. Зур мираслы Коштавылы белән киләчәктә дә горурланырга язсын!

Чыгышлар җыр-моң белән үрелеп барды. Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов үзенең иҗатташ дуслары белән халыкны ял иттерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев