Ләйлә Галиева: «Бу стресс белән 5 елга картайдым...»
Җырчы Ләйлә Галиева «биш елга картайдым» дип зарлана.
Артист эшләре буенча Мәскәүгә килгәч, Мәскәү – Казан самолетына өлгермәгән. Алдагы көндә Шыгырданда чыгышлары булу сәбәпле, җырчыга тиз арада Уфага юл тотарга, аннан исә Казанга һәм Шыгырданга юнәлергә туры килгән.
«Үз рейсыма җитешмәгәнгә, мин инде икенче самолетка утырырга барам. Уфага билет алырга туры килде. Иртәгә Шыгырданда чыгыш ясыйм. Бу стресс белән бүген бер 5 елга картайдым. Авызыгызны ачып йөрмәгез, дуслар», – дип сөйләгән Ләйлә. – Аның каравы, Уфага кайтып, рәхәтләнеп 3-4 сәгать үз өемдә йоклап, юынып, киенеп, Казанга һәм Шыгырданга китәм», – дип тә тынычландырган ул үзен.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/laila-galieva-bu-stress-belan-5-elga-kartaidym-5877897
Фото:Ләйлә Галиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев