Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Марат Нуриев: “Авылларда гармун моңнары тынмасын”

Шәмәк авылында “Гармун моңы-йөрәк җыры” фестиваленең зона туры узды.

(8 нче август, “Апастово-информ”).



Биредә районыбызның Аюкөйдергән авылыннан алып Акхуҗага кадәр булган авылларыннан 40 тан артык гармунчылар җыелган иде.
“Әлеге фестиваль быел тугызынчы ел үтә. Фестивальнең максаты яшь буынны гармунга тарту. Өлкән буын гармунчылар елдан-ел кими бара. Быел менә дәү әтиләр-дәү әниләр Мәскәүләрдән, башка шәһәрләрдән оныкларын чакырып кайтаралар. Шунысы куанычлы быелгы фестивальгә 10 нан артык яшьгармунчы кушылды. Фестивалебез елдан ел гармунчыларны үзенә тартсын иде”, - диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Гармунчылар, авылларда оешкан ансамбльләр парад булып Шәмәк авылы буйлап күл буена узды. Авылның иң матур җирендә урнашкан мәйданда башланып китте.
Фестивальгә килгән тамашачыны, катнашучыларны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас якташлар җәмгыяте” җитәкчесе Марат Нуриев сәламләде.
“Хәерле кич дуслар, туганнар! Апас районында гына була торган бу чара. Шәмәк авылында узуына без бик шат. Елдан-ел гармунчылар саны, карарга килүчеләр дә арта бара. Яшьләребез күбрәк тартылсын иде. Авыл урамнары буйлап гармун моңнары тынмасын. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим”,- диде ул.
Фестивальдә район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты. Чараның әһәмиятле булуын ассызыклап узды.
“Хөрмәтле райондашлар! Гармун моңы, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау матур традиция булып кереп калды. Биредә өлкән гармунчылар белән бергә балалар, яшьләр дә бар. Кунаклар да күпләп кайтканнар. Авылы өчен җан атып яшәүче Марат Абдулхаевичка оештыручыларга, катнашучыларга бик зур рәхмәт. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим. Ил-көннәребез тыныч булсын иде. Шулай ук районыбыз оешуга 95 ел. Әлеге истәлекле бәйрәм белән дә котлыйм!”,- диде район башлыгы.
Бәйрәм киче гармунчылар, җырчылар, үзешчәннәрнең чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев