Морзалар авылында чыршы бәйрәменә “убырлы”, “бүреләр”, “шүрәлеләр” дә килгән
Нәниләр өчен узган Чыршы бәйрәмендә “җәнлекләр” дә кунак булган.
Чыршы бәйрәме быел аеруча кызыклы узган. Мәдәният йорты мөдире Гөлназ Миңнуллина хат язып “җәнлекләр”не кунакка чакырган. Балалар янына “Айсалан” җәнлекләре - убырлы, бүреләр, куяннар, шүрәлеләр дә килгән. Ә бәйрәмнең хуҗасы - әлбәттә инде, ат булган.
“Балалар үзләрен нәкъ әкияттәгедәй хис иттеләр. Җәнлекләр белән бергәләп уйнадылар да, шаярдылар да. Шулай ук Кыш бабай белән Кар Кызына иң матур шигырьләрен сөйләп, күчтәнәчләр дә алдылар. Чыршы бәйрәме балалар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды”, - дип хәбәр итте Гөлназ Миңнуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев