Морзалар китапханәсенә әниләр килде
Мәдәният

Морзалар китапханәсенә әниләр килде

Морзалар авылы китапханәсендә «Мәрхәмәтле газиз әнкәйләр» дип исемләнгән бик матур кичә үтте.

(29 ноябрь, «Апастово-информ»)



Бәйрәм чарасына уллары махсус хәрби операциядә катнашучы һәм волотер әниләр чакырылды. Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләр - Әниләргә багышлап иң матур сүзләр, шигырьләр, җырлар яңгырады. Кунакларыбыз барлык тормыш мәшәкатьләрен әзгә генә булса да онытып торып, чын күңелдән бәйрәмчә ял иттеләр! Бу хакта китапханәче Гөлназ Гатауллина хәбәр итте.


Нет комментариев