Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Олы Бакырчы авылы китапханәсендә Өлкәннәр декадасы кысаларында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

3 нче октябрь көнне Олы Бакырчы авылы китапханәсендә Өлкәннәр декадасы кысаларында «Яшәгез Сез, мәңге яшь булып!» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

(4 октябрь, «Апастово-информ»)


 

Әлеге бәйрәмдә Бакырчы авыл җирлегендә, китапханә, мәдәният йорты, медпункт, музей, элемтә бүлегендә хезмәт куеп лаеклы ялда булган өлкәннәребез белән бергә, илебез тынычлыгын саклап яу кырында калган һәм хәзергесе көндә дә махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир-егетләребезнең әниләре, якыннары катнашты. Бәйрәмебезне авыл җирлеге башлыгы Ф.Х.Вәлиев үзенең эчтәлекле матур котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Кичәдә катнашучы өлкәннәребез үзләренең эшләгән вакыттагы хатирәләрен яңартып, истәлекләрне барлап, һәркайсы йөрәкләрендә булган котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәм матур җырлар , дәртле биюләр белән үрелеп барды һәм мул чәй табыны артында дәвам итте.
Әлеге бәйрәмне оештыруда булышкан һәм үзләреннән өлеш керткән авыл җирлеге башлыгына , һәрбер хезмәттәшемә олы рәхмәтемне белдерәм.
Гүзәл Мөстәкыймова,
Олы Бакырчы авылы китапханәсе мөдире.
#Өлкәннәркөне
#Апастовскаяцентральнаябиблиотека
#апастовоинформ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев