Олы Бакырчы музеенда хатирәләр яңара
Олы Бакырчы мәдәният йортында урнашкан Авыл тарихы музеена авылдашлар да, кайткан кунаклар да яратып килә.
30 август, “Апастово-информ”).
Биредәге экспонатлар өлкәннәргә яшьлек елларын, урта буынга балачакны искә төшерә.
“Яшьләребезгә, балаларга бары да кызык, чөнки алар кайбер әйберләрне нәкъ менә музейларда гына күрә. Бу юлы да бер төркем авылдашларыбыз көндез, кунакка кайтучылар кич белән музеебызда экскурсиядә булдылар. Һәрбер экспонатны карап, яшьлек елларыннан күп кенә хатирәләр барланды, балачакның авыр мизгелләре искә төшеп, моңсуланып алырга да өлгердек. Музейларда мондый очрашулар кирәк, халык яратып күзәтә, кызыксынып кабат әйләнеп килә икән, димәк хезмәтебез дөрес юнәлештә бара диеп уйлыйм мин. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, - ди Олы Бакырчы мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев