Олы Бакырчыда гаилә бәйрәме үтте
Олы Бакырчы мәдәният йортында «Бер вакыт кына» исеме астында гаилә бәйрәме узды.
(18 декабрь, “Апастово-информ”).
“Кичәбезгә МХОда һәлак булган егетләребезнең әти-әниләре, якыннары, Алтын туйларын билгеләп үтуче парлы гаиләләр, изге күңелле волонтер апаларыбыз чакырылган иде. Бәйрәмебезне Апас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Мингазиев Рөстәм Хәсип улы ачып җибәрде, район башлыгы Җиһаншин Айрат Габделхак улының котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ресурс үзәгеннән кайткан кунагыбыз Миләүшә Гыйльметдин кызы Насыйбуллина тамашачыларга теләкләрен шигри юллар, матур җыры аша тапшырды. Сәхнәдән яңгыраган һәрбер җыр, мәгънәле шигырьләр, дәртле биюләр тамашачының көчле алкышларына күмелде. Кичәбездә чыгыш ясаган артистларыма, буран булуга карамастан, зал тутырып килгән тамашачыларга олы рәхмәтемне җиткерәм”, - дип хәбәр итте Олы Бакырчы мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев