Олы Бакырчыда сәхнә буш тормый
Олы Бакырчы мәдәният йортында сезон ачылу уңаеннан «Дуслар җыелган җирдә» дигән бик матур концерт узды.
(26 сентябрь, "Апастово-информ").
"Кичәбездә кунак булып Буа районыннан "Гөлҗамал" фольклор ансамбле, мәркәзебез Казаннан Миләүшә Гыйльмулла кызы, җитәкчебез Нурмиева Роза катнашты. Матур җырлар, тирән мәгнәле шигырьләр тыңлап, гармуннарга кушылып җырлашып утырулар бик ошады тамашачыга, хәрбер чыгышны көчле алкышларга күмде, рәхәтләнеп ял итте, бик зур рәхмәтләр әйтеп таралышты.Ерак араларны якын итеп килгән кунакларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез", - ди мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев