Олы Бакырчыда тарихны барлыйлар
Олы Бакырчы мәдәният йортында Апасыбызның 95 еллык юбилее белән котлап, «Шушы җирне сайлап тудым, шушы җирне яраттым» исеме астында бәйрәм концерты узды.
(11 август, “Апастово-информ”).
“Матур җырлар, мәгнәле шигырь, җор сүз, дәртле биюләр, котлаулар белән үрелеп барган кичәбездә тамашачы рәхәтләнеп ял итте, кушылып җырлады, биеде, күңел ачты. Бәйрәм кичәбезне авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Фәрит Харис улы ачып, авыл халкына изге теләкларен юллады. Тарихи мизгелләргә дә тукталдык, үткәннәрне мәңгеләштердек. Туган көнең котлы булсын Апасыбыз, алсу булып атсын таңнарың”, - ди мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев