Олы Бакырчыда Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Шәүкәт Галиевне искә алдылар
Якташыбызның туган көнендә, аның туган авылында тууына 97 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе узды.
(20 ноябрь, “Апастово-информ”).
Олы Бакырчы авылы мәдәният йортына шагыйрьнең авылдашлары, дуслары, чордашлары җыелды. Шәүкәт абый Галиевне һәркем олы хөрмәт белән искә алды, аның турында якты хатирәләре белән уртаклашты. Алар арасында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина, Шәүкәт ага Галиев белән якыннан таныш булган Миләүшә апа Вәлиуллина, Лира Яруллина, озак еллар шагыйрьнең музей-йорты җитәкчесе булып эшләгән Рәшит Гыйльметдинов, Кайбыч районыннан килгән махсус кунаклар Рәмис ага Хәялиев, Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева да бар иде.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев бөек якташыбызның исеме һәм аның иҗаты район тарихында зур урын алып торуын, аның исеме халык күңелендә мәңге яшәвен әйтте. Шулай ук районда Шәүкәт ага Галиевнең исеме мәңгеләштерелүе, Апаста яңа сафка баскан урамга аның исеме бирелүе, туган авылында музее эшләве һәм бик күп истәлек чаралары үтүе хакында сөйләде. Шулай ук шагыйрьнең 100 еллыгына да әзерлек эшләрен башларга кирәклеге хакында искәртте. Киләчәктә якташыбыз Шәүкәт абый Галиевнең шигырьләре онытылмасын, укучылар тарафыннан гел өйрәнелеп торсын дигән теләкләрен җиткерде.
Рәмис ага Хәялиев Шәүкәт ага Галиевны Апас һәм Кайбыч районнарының уртак горурлыгы булуын әйтте. Аның белән якыннан таныш кеше буларак, очрашу, аралашу хатирәләрен яңгыратты.
Апасның Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина музей фондында Шәүкәт абый турында бик күп истәлекләр, шагырьнең шәхси әйберләре, экоспонатлар саклануы хакында сөйләде. Ул шулай Олы Бакырчыда эшләп килүче Шәүкәт Галиев исемендәге музейның яңа җитәкчесе Зөбәрҗәт Кәлимуллинага эшендә уңышлар теләде, озак еллар җитәкчелек иткән, бик күп истәлекләр булдырган Рәшит Гыйльметдиновка да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ветеран-педагог Миләүшә апа Вәлиуллина Шәүкәт абый белән булган вакыйгаларны искә алды. Шәүкәт абый белән белән төшкән фотосурәтләр, очрашулардан соң язылган мәкаләләрен, китапларын да алып килгән иде.
Сәхнәдә шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Шәүкәт Галиев исемен йөртүче Олы Бакырчы мәктәбе укучылары һәм балалар бакчалары нәниләре дә чыгышлары белән сокландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев