Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Олы Бакырчыда “Җырлыйк әнкәйләргә мәдхия” дип исемләнгән әдәби музыкаль концерт узды

Олы Бакырчы авылы китапханәсендә Шәүкәт Галиев исемендәге музей белән берлектә Әниләр көненә багышланган кичә үткәрелде.

(1 декабрь, “Апастово-информ”).



“Әлеге кичәдә авылның иң хөрмәтле өлкән яшьтәге әниләре, дәү әниләре катнашты. Авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Рәшит Гыйльметдинов чарада катнашучы һәркемне бәйрәм белән котлап, үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. Әниләр баянга кушылып җырладылар да, рәхәтләнеп биеделәр дә. Бәйрәм кичәсе һәркемнең күңеленә бик хуш килде. Кичәдән һәркем канәгать калып, рәхмәтләрен белдереп таралышты”, - дип хәбәр итте китапханә мөдире Гүзәл Мөстәкыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев