Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Олы Бакырчының яшь артистлары халыкка бәйрәм кәефе бүләк итте

Олы Бакырчы мәдәният йортында якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды.

(5 февраль, “Апастово-информ”).



“Олы Бакырчы мәктәбендә эшләп килүче “Өмет” драма коллективы “Алтын алма” татар халык әкиятен һәм Рания Галимҗанованың “Әни исе” спектакльләрен тәкъдим итте. Җитәкчеләре Раилә Вафина һәм Резидә Төхвәтуллина тырышлыгы белән куелган спектакльләрдә һәрбер бала рольгә кереп, образларын тулысы белән ачып бирделәр. Яшь артистларның чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде ”, - дип хәбәр итә мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев