2021 елда “Иң яхшы мәдәният йорты” конкурсында откан грант акчасына мәдәният хезмәткәрләре яңа күлмәкләр тектерде.
(28 октябрь, “Апастово-информ”).
“Барлыгы 8 пар күлмәк тектердек. Ике пар ир-атлар, алты пар костюм хатын-кызлар өчен булды. Бүгенге көндә матур, милли киемнәребезне киеп, яңа конкурска әзерләнәбез. Сәхнәгә зәвыклы, яңа костюмнар белән чыгачакбыз”, - дип сөенечен белдерә мәдәният йорты мөдире Ландыш Моталлапова.
Нет комментариев