Район китапханәчеләре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән
Китапханәчеләргә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен олы хөрмәт белдерелгән.
(7 ноябрь, “Апастово-информ”).
Район мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе тантаналы мизгелләргә дә бай булган. Нәтиҗәле эшләүче мәдәният хезмәткәрләренең намуслы хезмәте олы хөрмәт белән билгеләп үтелгән.
“Апас Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Рузия Хәйруллина, Каратун авылы китапханәчесе Лилия Бикчурина, Ябалак авылы китапханәчесе Миләүшә Хәлилова, Зур Күккүз авылы китапханәчесе Галия Җәләлиева, Чурибураш авылы китапханәчесе Рәйхана Вәлиуллина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр”, - дип язалар район үзәк китапханәсенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев