Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Район мәдәният йортында “Балкыш” (“Сияние”) фестиваленең дүртенче сайлап алу туры узды

Биредә Апас, Иске Йомралы, Табар Черкене авыл җирлекләреннән килгән өлкәннәр катнашты.

(21 февраль, “Апастово-информ”).



Өлкәннәр бүген дә искиткеч матур чыгышлар белән килгәннәр. Шигырьләре, җыр-моңнары, биюләре, театраль күренешләре белән тамашачыны да, жюрины да әсир иттеләр. Шулай ук төрле уен коралларында оста уйнаучы өлкәннәр дә күп районда. Быел да алар бик матур көйләрен бүләк иттеләр. “Садә” вокал-анасамбленең чыгышы да игътибарга лаек булды.
“Сайлап алу турлары һәр җирлектә дә югары дәрәҗәдә узды. Өлкәннәребез быел тагын да актив булды. Үзенчәлекле, искиткеч матур чыгышлар белән истә калачак фестиваль. Шулай ук һәр зонада да халык иҗаты күргәзмәләре дә оештырылды. Күз явын алырлык, күңел җылысын кушып эшләнгән кул эшләре һәркемне җәлеп итәрлек иде”, - ди район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.
Фестивальдә һәр катнашучыга да район башкарма комитеты һәм район ветераннар Советы исеменнән Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев