Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Районда «Безнең йортыбыз - Татарстан. Наш дом - Татарстан» этномәдәни фестиваль узды

Апас сәхнәсендә республикакүләм фестивальнең зона туры үтте.

(17 октябрь, “Апастово-информ”).



Район мәдәният йортында фестиваль кунакларын җылы каршы алдылар. Бирегә Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Кайбыч, Югары Ослан районнарыннан үзешчән сәнгать осталары җыелды.
Фестиваль кунакларын район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев сәламләде.
Фестивальдә 69 чыгыш тәкъдим ителде. Мәртәбәле жюри һәр чыгышка үз бәясен бирде.
Бәйгедә районыбыз авылларында эшләүче үзешчән ансамбльләр, сәләтле балалар уңышлы чыгыш ясадылар. Район данын Сара Садыйкова исемендәге сәнгать мәктәбе балалары һәм остазлары, Табар Черкене җирлеге нәниләре, Каратунның “Өммегөлсем”, “Каратун йолдызлары”, “Хыял” җыр һәм бию коллективлары, Биеш авылының “Рябинушка”, Кабыккүпернең “Черемушка” ансамбльләре якладылар.
Иң уңышлы чыгыш ясаучылар 4 ноябрь көнне Казан шәһәрендә үтәчәк гала-концертка чакыру алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев