Рифат Сабирҗанов: “Оныклар белән китапханәгә йөрү үзе зур бәхет”
Апас үзәк китапханәсендә җәй көне дә укучылар саны кимеми.
– Җәй көне киресенчә арта гына дияр идем. Чөнки Апасыбызның үз балалары белән бергә шәһәрдән каникулга кайтучылар да, студентлар да яратып йөриләр. Дәү әти, дәү әниләре белән килеп үзләренә кирәкле китапларны алып китеп укыйлар. Барысын да тапшырып калдыралар, - ди Апас үзәк китапханәсене җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова.
Апаста гомер итүче Рифат абый Сабирҗанов өч оныгын ияртеп китапханәгә килгән. Иң элек балалар бүлегендә оныкларга китап сайладылар, аннан өлкәннәр бүлегендә үзенә китаплар яздырып алды.
– Лаеклы ялга чыккач, оныклар белән китапханәгә йөри башлагач үзем дә китап укырга бирелдем. Айга ике тапкыр киләм, 4-5 китап алып кайтам. Зәйтүнә апаң белән бүлешеп укыйбыз. Китапханә кызлары матур итеп каршы алалар, китапларны сайлашалар, киңәш бирәләр. Инде укымаган китап калмаган дигәндә генә яңаларын тәкъдим итәләр. Иң күп укучы буларак чарарларга чакыралар, Рәхмәт хаты да бирделәр. Җәйге каникулда оныклар кайта. Алар белән укытучылары биргән исемлек буенча китапларны укып чыгарга тырышабыз. Менә бүген дә укып бетергәннәрен китердек, яңаларын алып кайтабыз, - ди Рифат абый.
Зилә Сабирҗанова Апас урта мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы.
– Укытучыбыз Гөлшат Камилевна уку вакытында һәр көнне китап укырга бирә. Ә җәй көне исемлек алып кайтабыз. Китапны укып кына түгел, дәфтәргә эчтәлеген дә язып барам. Әти-әнием дә укырга яраталар, миңа да булышалар, - ди ул.
Рөстәм Латыйпов Казан шәһәренең “Адымнар” мәктәбендә белем ала. – Безгә дә бик күп китап укырга бирделәр. Шулай ук дәфтәргә эчтәлеген дә язып барам. Күбрәк русчаларны укырга яратам, - ди ул.
Кечкенә оныгы Зилә балалар бакчасына йөри. Аның өчен балалар журналлары кызыклы икән. Абый –апалары кебек ул да китап укырга өйрәнеп үсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев