Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

“Салават күпере” нәниләре әдәбият белән таныша

Табигать алтынсу төскә кергән чорда, октябрь аенда, балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел.

(23 октябрь, “Апастово-информ”).



“Шул уңайдан, Апас үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан "Салават күпере" балалар бакчасының “Алдынгылар хәрәкәте” төркеме өчен "Дәрзаманны укыйбыз" дигән әдәби уку сәгате үтте. Шагыйрьнең "Карурман кунаклары", "Канатлы каһарман", "Күзле кычыткан" китапларыннан кызыклы һәм мавыктыргыч шигырьләр һәм әкиятләр укылды. Балалар өчен язылган әсәрләр җылылык һәм ихласлылык белән сугарылган”, - дип хәбәр итәләр “Салават күпере” балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев