Шәмбалыкчыда Фәхри Насретдиновның туган көне уңаеннан мәдәни чара узды
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы, Почет билгесе орденнары, күп санлы медальләр иясе Фәхри Насретдиновның туган көне уңаеннан Шәмбалыкчыда мәдәният йортында искә алу чарасы узды.
(31 октябрь, “Апастово-информ”).
“Данлы авылдашыбыз” чарасында танылган шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты барланды.
Кичә җыр - биюләр белән аралашып барды, килгән кунаклар истәлекләре белән уртаклашты, матур җырларын бүләк иттеләр. Фәхри Насретдинов музее җитәкчесе Гөлнара Хайруллина тарафыннан оештырылган кичә озак вакыт күңелләрдә сакланыр.
Кичәдә мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, музей ветераны Рәмис Ногманов, район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина, һәм башкалар катнашты. Алар бар да шәхесләрнең - танылган якташларыбызның исемен мәңгеләштерү, алар турындагы истәлекләрне буыннан-буынга тапшыру эшенең дәвамлы булачагын белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев