Сәвия Тимершина “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы“ бәйгесендә район данын яклады
Мәдәният

Сәвия Тимершина “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы“ бәйгесендә район данын яклады

Тәтеш шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы“ бәйгесенең зона туры узды.

3 март, “Апастово-информ“)


Бәйгедә Каратун урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәвия Тимершина катнашты һәм район данын яклады.
Сәвия Тимершина жюри каршында татар теленнән ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәтте, белемнәрен исбатлады.

“Коллективның зур ярдәмен тойдым. Хезмәттәшләремә рәхмәтле мин“, – ди тәҗрибәле укытучы.

#яшәавылымминем


Нет комментариев