Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Талантлы якташыбыз Гөлнур Айзат райондашларга “Баллы кирпеч” китабын тәкъдим итте

Китап 9 ай дәвамында язылган.

(28 февраль, “Апастово-информ”).


Апасның үзәк китапханәсендә узган китапны тәкъдим итү кичәсенә Гөлнур Айзатның дуслары, туганнары, классташлары, иҗатын яратучылар, китап сөючеләр җыелды.
Гөлнур Айзатның чираттагы иҗат җимеше райондашларга бигрәк тә якын. Чөнки ул районыбыз һәм аның үткәне белән бәйле. “Баллы кирпеч” китабы Гөлнур апаның әтисенең бабасы Ибәтулланың тормыш юлына багышлана. Автор кайбер тарихи чыганакларга, онлайн әңгәмәләргә энциклопедик басмаларга, һәвәскәр тарихчы әтисе Хәлилрахман Гыйниятуллинның газеталарда басылган язмаларына, әнисе Рафига, Ибәтулла картның кызлары Галимә, Галия, төпчек кызы Һадия, оныгы хәрби подполковник Разыйм Сәлимуллин кулъязмаларына, туганнарының, якташларының истәлекләренә, Апас туган якны өйрәнү музееннан алган кайбер материалларга таянып яза.
“Әтием үләренә бер атна кала: -Кызым, нәселебез горурлыгы булган Ибәтулла бабай турында берәр мәкалә булса язарсың, аның исеме онытылырга тиеш түгел, - дигән иде. Быел әтием вафат булганга 25 ел. Мин аның васыятен мәкалә генә түгел, китап язып үтәдем. Рухы шат булып ятсын. Ибәтулла карт әтиемә сугышка киткәндә, Нәгыймә әбинең бирнә бүләген - чигешле тәмәке янчыгын биреп озата. 1943 елда бабай үлгәндә вакытта, сугышта каты яралана, снаряд ярчыгы йөрәгенә эләкми - шул бүләк аның гомерен саклап кала”, - дип, иҗат итү серләре белән уртаклашты ул.
Китапны тәкъдим итү кичәсе бәйрәме матур хатирәләргә бай булды. Кичә Гөлнур Айзат сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды. Китапта сүрәтләнгән кайбер вакыйгалар сәхнәләштерелеп тә күрсәтелде. Гөлнур апа Айзат оста итеп җырлады да, биеде дә. Аның хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр яңгырады. Ринат Гыйльфанов район җитәкчелегенең хөрмәтен белдерде, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев