Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Танай-Турай клубында балалар өчен бәйрәм узган

Бәйрәмгә килгән балаларны Кыш Бабай белән Кар Кызы сәламләгән.

(5 гыйнвар, “Апастово-информ”).



Танай-Турай авылы клубында 2024 елны авылдашлар бергә җыелып җырлап, биеп озаткан булсалар, биредә Яңа ел да балалар өчен күңелле бәйрәм чарасы белән башланып киткән. Авыл клубында балаларның шат авазлары яңгырап торган. Клуб мөдире Гүзәл Вафина һәм Чүрибураш китапханәчесе Рәйхана Вәлиуллина кызыклы уеннар уйнаткан. Бәйрәмгә Кыш Бабай белән Кар кызы да килгән. Алар тәмле бүләкләр дә өләшкән.
"Балалар бик сөенделәр. Рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар. Ел буе онытылмаслык тәэсирләр алдылар", - дип хәбәр иттеләр Танай-Турай авылы клубыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев