Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Танай-Турайда үрнәк гаиләләрне хөрмәтләгәннәр

Гаилә елы уңаеннан авыл клубында “Гаиләм – алтын терәгем” дип исемләнгән кичә узган.

(8 февраль, “Апастово-информ”).


Кичәгә Танай-Турай авылының үрнәк гаиләләре чакырылган. 50 елдан артык парлы гомер кичерүче Рифкать белән Роза Вафиннар, 30 ел бер-берсенә терәк булып яшәүче Фазыл һәм Люция Хәсәновлар үзләренең гаилә тарихлары турында сөйләп, күңелле хатирәләре белән уртаклашканнар. Кичәдә килен һәм каенана дуслыгы да чагылыш тапкан. 30 елга якын әниле-кызлы булып яшәүче каенана һәм килен Фәнилә белән Ләйсән Бикбаевалар, 18 ел бер сүздә булган Алсу һәм Римма Шәйхетдиновалар дус һәм тату яшәүнең серен ачкан. Шулай ук яңа елда дүртенче балалары дөньяга аваз салган яшь гаиләгә Рөстәм һәм Гөлназ Бикмөхәммәтовларга да тәбрикләүләр юлланган һәм бүләк тапшырылган.
“Кичә һәркемдә үтемле тәэсирләр калдырды. Авылдашлар рәхмәт сүзләрен ирештерделәр”, - дип хәбәр итте клуб мөдире Гүзәл Вафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев