Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Танай-Турай кичкә кадәр бәйрәм итте

Апасыбыз туган авылларын чын күңелдән яратып, аның белән горурланып яшәүче ул-кызлары белән данлыклы.

(18 июль, “Апастово-информ”).


Җирлекләрдә бер-бер артлы Авыл көннәре үтә. Чираттагысы – җәйнең матур бер көнендә Танай-Турай авылында узды. Бар авыл бер булып, читтә яшәүче балаларын да җыеп бәйрәм итте.
Авыл көнен уздыруга Гөлия һәм Альберт Сәлахетдиновлар, Илнар Хәсәнов, авыл җирлеге, авылның мәдәният хезмәткәрләре зур тырышлык куйды. Иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләр дә булды. Авыл халкы бик теләп ярдәм итте. Бу хакта Чурибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов белдерде.
Сәүдә нокталары эшләде, самавырда чәй кайнады, учакта шашлык, зур казанда пылау пеште. Авыл халкы өчен чәй табыны да әзерләнде. Олылар өчен дә, балалар өчен дә нинди генә уеннар оештырылмаган иде. Җыр-моңнар исә төнгә кадәр дәвам итте. Чүрибурашның үз улы Фердинанд Сәлахов та җырларын бүләк итте. Танылган эстрада җырчылары бер-бер артлы сәхнәгә чыкты. Җирле үзешчәннәр дә алардан калышмады.
Бу хакта тулырак – “Йолдыз” битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев