Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Татарстанның бер районында XVIII-XIX гасырларда балыкчылар яшәгән җирлек табылган

Татарстанның Лаеш районында археологик экспертиза үткәрү вакытында XVIII-XIX гасырларда балыкчылар яшәгән җирлек табылган.

(15 октябрь, «Апастово-информ»)



 

Бу хакта Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитетында хәбәр иттеләр.

Автомобиль юлы төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлегенә тарихи-мәдәни экспертиза барышында әлеге ачыш ясалган. Археологлар тарафыннан мәдәни мирас объекты – «Урман аланы I торак пункты» (XVIII – XX гасыр башы) ачыкланган.

Тикшерү вакытында җирлектә яшәүчеләрнең төрле халык промысле тормышын чагылдырган күпсанлы табылдыклар булган культуралы катлам табылган. Артефактлар арасында-кара һәм кызыл балчык керамика фрагментлары, металл эшләнмәләр, пыяла куыкчыклар һәм балык тоту батыргычлары бар. Материаллар җыелмасы буенча белгечләр сүз элек борынгы карталарда да, хәзерге карталарда да билгеләнмәгән балыкчылар җирлеге турында бара дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәйкәлне дәүләт саклавына кую турында боерык әзерләгән инде. Төзелеш эшләренә заказ бирүче, үз чиратында, табылган археологик объектны саклау буенча чаралар проектын эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев